Мэриядә халыкны табигатьне саклау буенча районара прокурор- юстициянең өлкән киңәшчесе Илсур Гыйльметдинов, республика экология министры урынбасары - Фаяз Шакиров, көньяк-көнчыгыш территориаль идарәсе начальнигы – Альберт Маликов кабул итте. Дүрт лениногорскилы килгән иде. Алар агачлар утырту, котельныйдан чыгучы исне бетерү һәм башка мәсьәләләр буенча килгән.
Аларны игътибар белән тыңладылар, закон буенча билгеләнгән вакытта аларга җавап биреләчәк.