Лениногорскида язгы кыр эшләре тулы көченә бара

2018 елның 11 мае, җомга

Бу көннәрдә район кыр-басуларында эш кайный. Игенче-механизаторлар язгы кыр эшләрендә хезмәттә.

Чәчү белән бер үк вакытта дым каплату, тырмалау һәм тукландыру эше дә бара.

Район буенча 10 май мәгълүматына караганда, 5 мең 85 гектарда язгы культураларны чәчү эше башкарылган.Хәзер арпа, солы, борчак, берьеллык үләннәр һәм катнаш азык чәчелә. "Союз-Агро", “Ленин”, “Хәбибуллин Ф.З”, “Маркс” хуҗалыкларында эш яхшы оештырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International