Лениногорск суд приставлары үзләренең балалары турында оныткан әти-әниләр белән аңлату эшләре алып бара, административ җаваплылыкка тарталар. Быел 72 шундый белешмә төзелеп, суд тарафыннан каралган. Унбер бурычлы административ арестка алынган, алимент түләмәгән 60 кешегә мәҗбүри эш билгеләнгән.
30 октябрьдә репрессия корбаннарын исәк алу көне иде. Үзәк китапханә хезмәткәрләре балалар музыка мәктәбендә шул темага багышланган чара үткәрде. Бу турыда тулырак сайтның рус телендәге вариантында.
Кадастр бәясен киредән карау турындаггы гариза комиссиия тарафыннан бер ай дәвамында хәл ителә. Әлеге мәсьәлә уңай хәл ителгән очракта, ул киләчәктә түли торган салымга гына түгел, бер ел түләгәненә дә тәэсир итә. Бу турыда тулырак сайтның рус телендәге вариантында.
4 ноябрьдә Үзәк мәйданда Халыклар бердәмлеге көненә багышланган концерт һәм ярминкә булачак.
4 ноябрьдә сәгать 7.00 дән 13.00 гә кадәр Ленинградская урмында ( Гафиятуллин белән Вахитов урамнары арасы) юллар ваытлыча ябыла. Бу вакытта үзәк мәйданда концерт һәм ярминкә узачак.
Көнкүрештә газ баллоннарын дөрес файдаланмау фаҗигагә китерүче сәбәпләрнең иң киң таралганы. Аларны кулланганда, тиешле кагыйдәләрне үтәмәү - төп сәбәп булып тора. Бу турыда сайтның рус телендәге вариантыннан укыгыз.
Ул 2нче мәктәптә үтте, аны “Лениногорскнефть” идарәсе ярдәме белән 4нче ТОС оештыды.
Мәдәният сараенда оештырылган җылы чарада Лениногорскиның комсомол тарихында тирән эз калдырган иптәшләр, шул чорда җаваплы эшләр башкаручы мөхтәрәм затлар, өлкән буын вәкилләре чакырулы иде.
Район башлыгы Рәгать Хөсәенов шушы көннәрдә берничә кешегә “Заман сулышы” һәм “Лениногорские вести” газетларына киләсе яртыеллыкка подписка бүләк итте.
Һәр газетка язылу кампаниясе барышында шундый бүләк ясый ул. Бу юлы главаның подпискасына лаек булган кешеләр арасында тыл хезмәтчәннәре, чернобыль атом-электр станциясендә булган фаҗигане бетерүдә катнашучы, күп балалы ана бар иде.
27 -28 октябрьдә Мәскәүдә узган "Королева Осень" ачык гимнастика турнирында Россиядән 300дән артык гимнастка катнашты.