Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында агропромышленность комплексының яшь хезмәткәрләре арасында «Һөнәре буенча иң яхшы» һөнәри осталык конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды.
«Форпост» үзәге хезмәткәрләре атна буена укучыларга оешмаларының эшчәнлеге турында презентация күрсәттеләр. Оешма эшчәнлеге укучылар арасында хокук бозуларны булдырма, профилактика үткәрүдән гыйбарәт.
18 ноябрьдә Лениногорск муниципаль районының 14 авыл җирлегендә референдум үтте. Зәй-Каратай, Зеленая Роща, Кармалка, Кирлегәч, Мөэмин-Каратай, Яңа Иштирәк, Яңа чыршылы, Писмән, Сарабиккол, Иске Куак, Сугышлы, Тимәш, Федотовка һәм шөгер авылларында яшәүчеләр тавышларын авылны төзекләндерү өчен бирделәр.
18 ноябрьдә Казанда Халыклар Дуслыгы йортында эрзя һәм мокша халыклары арасында республика смотры үтте.
Казанда “Йортыбыз – Татарстан” фестиваленең гала-концерты үтте. Анда Николай кудашев исемендәге балалар мәктәбе укытучыларыннан торган курайчылар ансамбле дә катнашты.
Безнең республика турында яшь рәсамнар Румыниянең Голешти шәһәрендәге күргәзмә вакыитында сөйләде.
Яр Чаллы шәһәрендә IV Халыкара «Крылья талантов» конкурс-фестиваль үтте.
20 ноябрьдә Татарстан Росреестры быел өченче тапкыр бердәм Консультацияләр көне үткәрәчәк. Әлеге чара Росреестрның 10 еллыгына һәм Росреестрның Татарстан Республикасы буенча идарәсе оешуга 9 ел тулуга багышлана.
Республика Гидрометцентры мәгълүматлары буенча, 19 ноябрьдә төнлә һәм иртән бозлавык булырга мөмкин.
14 ноябрьдә Мәдәният сараенда «Җәлил укулары” халыкара конкурсының муниципаль этабы шәһәр башлыгы урынбасары Гөлфирә Рафикова, бөтендөнья татар конгрессының Лениногорск бүлекчәсе җитәкчесе Миләүшә Идиятова рәислегендә үтте. Менә җиңүчеләр: