Яр Чаллы шәһәрендә IV Халыкара «Крылья талантов» конкурс-фестиваль үтте. Николай кудашев исемендәге балалар музыка мәктәбеннән Рәмзия галимова җитәкчелегендәге вокаль ансамбль һәм вокалистка катнашты. «Сюрприз» вокаль ансамбле I дәрәҗәдәге лауреат булды, вокалистка Шамсетдинова Ясминә – III дәрәҗәдәге лауреат исеменә лаек булды. Котлыйбыз!