Лениногорск районында үзара салым буенча референдум үтте

2018 елның 19 ноябре, дүшәмбе

18 ноябрьдә Лениногорск муниципаль районының 14 авыл җирлегендә референдум үтте. Зәй-Каратай, Зеленая Роща, Кармалка, Кирлегәч, Мөэмин-Каратай, Яңа Иштирәк, Яңа чыршылы, Писмән, Сарабиккол, Иске Куак, Сугышлы, Тимәш, Федотовка һәм шөгер авылларында яшәүчеләр тавышларын авылны төзекләндерү өчен бирделәр.  
Быел сайлаучыларның саны 10316 кеше иде. Шуларның референдумда 7033е катнашты. Килеп тавыш бирүчеләр 68,18 %. Алдан 4 кеше тавыш бирде.
Күзәтчеләр һәм белгечләр сүзләренә карганда, халык тавыш бирүдә актив катнашты. Тимәш, Федотовка, Мөэмин-Каратай, Писмән авыл җирлекләре аеруча активлык күрсәтте. Быел район буенча үзәра салым 100 - 300 сум иде.
Лениногорск районында үзара салым акчасы дүртенче ел эшли. Әлеге вакыт эчендә шактый күп сораулар хәл ителде. Әлеге Президент программасының үзенчәлеге – халыктан җыелган һәм сумга республика бюджетыннан 4 сум өстәлеп кайтуында. 
Лениногорск районының 89,85% тавыш бирүдә катнашкан халкы үзара салым инициативасын кирәкле дип табып “әйе” дип җавап бирде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International