Иртәгә, 23 ноябрьдә, Татарстан юлларында бозлавык, урыны белән кар көртләре көтелә. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Лениногорскилы Эльвина Гаврилова Кырымга, "Артек"ка юллама белән бүләкләнде.
2018 елның 21 ноябрендә Лениногорск шәһәре ГХАТ бүлегендә 11 нче пар игезәк балалар тууы рәсми рәвештә теркәлде. Иванов Дмитрий Николай улы белән Светлана Владимир кызы гаиләсен чын күңелдән шушы матур һәм искиткеч вакыйга белән котлыйбыз!
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы хәбәр итә:
26 ноябрь - 2 декабрьдә Лениногорск муниципаль районында даннарны кабул итәчәк
Бакча һәм индивидуаль торак йортлар төзегәндә Хәбәр итү тәртибен гамәлгә керткән федераль закон август аенда үз көченә керде. Октябрь аенда Россиянең Төзелеш министрлыгы хәбәрнамәләрнең формаларын раслады, алар нигезендә күчемсез милек хуҗалары хакимияткә индивидуаль һәм бакча йортларын төзи башлау яки тәмамлау, шулай ук аларда нинди дә булса үзгәрешләр яки аларны реконструкцияләү турында хәбәр итәргә тиеш.
Республика Гидрометцентры мәгълүматлары буенча, 22ноябрьдә кар һәм буран көтелә.
16-23 ноябрьдә республикада, шул исәптән Лениногорскида «Үлем белән кайда сату итәләр - хәбәр ит» акциясе бара. Наркомания белән бәйле күренешләр турында “Ышаныч телефоннар”ына: 8(843) 2-912-002, 8(85595) 2-72-20 хәбәр итә аласыз.
Шәһәр һәм район халкын, кунакларны И. Заварыкин истәлегенә багышланган грек-рим көрәше турнирына чакырабыз. Анда 16 яшькәчә булган яшүсмерләр катнашачак. Ул 24 ноябрьдә “Юность” спорткомплексында үтәчәк. Сәгать 10 да башлана.
Әниләр көне уңаеннан 7нче һәм 11нче ТОСС микрорайоннарында яшәүче актив һәм күпбалалы әниләр бәйрәмгә җыелды. Әлеге чара "ЛОГОС" психологик ярдәм күрсәтү үзәгендә узды.