Лениногорск кызы Эльвинаны "Артек" көтә

2018 елның 22 ноябре, пәнҗешәмбе

Лениногорскилы Эльвина Гаврилова Кырымга, "Артек"ка юллама белән бүләкләнде.

Санкт-Петербургта “Мир глазами детей” Бөтенроссия сәнгать керамикасы буенча конкурс төгәлләнде.

25 җиңүче Кырымга, “Артек” Халыкара балалар үзәгенә юллама белән бүләкләнде.

Алар арасында Лениногорскиның М. Хәертдинов исемендәге сынлы сәнгать мәктәбе укучысы да бар. Эльвина Гаврилова җиңүче булды (укытучысы – А. Гречная).

Эльвинаны “Артек көтә”.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International