Лениногорскида һава торышының бозылуы көтелә

2018 елның 22 ноябре, пәнҗешәмбе

Иртәгә, 23 ноябрьдә, Татарстан юлларында бозлавык, урыны белән кар көртләре көтелә. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бүген республикада кар ява, төнлә һәм иртән ул көчәячәк. Кайбер районнарда буран көтелә.

Төнлә һава температурасы - 6 градустан -9 градуска кадәр, көндез - 4 градустан – 7 градуска кадәр төшәчәк.

ЮХИДИ хезмәткәрләре машина йөртүчеләрне юлларда сак булырга чакыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International