Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты. Лениногорск мэриясе залында видеоконференция режимында район башлыгы Рәгать Хөсәенов,Совет һәм Башкарма комитетлар, республика министрлыклары һәм ведомстволарының территориаль бүлекчәләре, шәһәр һәм район хезмәтләре катнашты.
Татарстан Гидрометеоүзәге хәбәр иткәнчә, Татарстан Республикасы территориясендә 9 декабрь көнне бераз кар, урыны белән томан көтелә.
12 декабрьдә "Бердәм Россия" партиясенең Лениногорск җирле бүлекчәсенең иҗтимагый кабул итү бинасында халыкка буәлай юридик ярдәм күрсәтеләчәк.
Татарстан синоптиклары әйтүенчә, 8 декабрь көнне Лениногорск районында көчле кар явуы күзәтелә.
12 декабрь көнне Россия Президенты кушуы буенча дәүләт власте һәм җирле үзидарә органнарында Гомумроссия гражданнарны кабул итү көне узачак.
Роспотребнадзор идарәсенең Лениногорск бүлеге Кулланучылар хокукын яклау өлкәсе буенча федераль хезмәте йөкләмәсе буенча, 6 декабрьдән 27 декабрьгә кадәр балалардан Кыш бабайга хат белән халыкны кабул итү оештыра.
3 декабрь көнне физик затларның салым түләргә тиешле срогы җитте. 4декабрьдән башлап, салым түләмүчеләрнең статусы үзгәрә, алар бурычлылар рәтенә керә.
Әгәр эшләүче пенсионер ел ахырына кадәр эштән китмәсә, аның пенсиясе узган индексацияләрне исәпкә алмыйча гына түләнәчәк, дигән ялган мәгълүмат йөри, дип кисәтә Пенсия фонды. Мондый алдауларга ышанмаска ди алар.
Бу көннәрдә физик мөмкинлеге чикләнгәннәр декадасы уза. Мәдәният сарае да 5 декабрь көнне "Яшь гаилә" клубы кысаларында "Яхшылык белән бүлеш" дигән очрашу уздырды.
Бүген мэриядә лениногорск районы башлыгы Рәгать Хөсәенов җитәкчелегендә наркотикларга каршы көрәш комиссиясе утырышы узды.