Лениногорскида төзелеш һәм авыл хуҗалыгы сорауларын хәл иттеләр

2018 елның 8 декабре, шимбә

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры  Алексей Песошин да катнашты.  Лениногорск мэриясе залында видеоконференция режимында район башлыгы Рәгать Хөсәенов,Совет һәм Башкарма комитетлар, республика министрлыклары һәм ведомстволарының территориаль бүлекчәләре, шәһәр һәм район хезмәтләре катнашты.

2018 ел башланганнан бирле Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе һәм Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәт инспекциясе тарафыннан 1 мең 400 тикшерү уздырылган. Хезмәтне саклау кагыйдәләрен һәм нормаларын бозган өчен барлыгы 16 млн. 508 мең сумлык 418 карар чыгарылган.  Бу хакта Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары Алексей Фролов хәбәр итте.

Алексей Фролов хәбәр иткәнчә, 7 декабрьгә республикада 2 млн. 146 мең квадрат метр торак гамәлгә кертелгән, бу планның 89,3%ы. 17 муниципаль берәмлектә план үтәлгән.

Социаль ипотека программасы буенча Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды статистика органнарына 348,2 мең кв. метрда 6 мең 169 фатирлык 192 йорт буенча хисап тапшырган. Инвестицион программа буенча 50 төзелеп килүче объекттан 37объект әзер диярлек, 13 объект – уртача әзерлектә.

Аренда торагы программасы буенча 512 фатирлык 149 торак йорт файдалануга тапшыру каралган. Бүгенгә 7 муниципаль берәмлектә 117 йорт эксплуатациягә кертелгән.

Бөек Ватан сугышы ветераннарының торак шартларын яхшырту программасы буенча 5 ветеран өчен 3 торак йорт төзелә. Барлык объектлар да әзер диярлек.

2018 елда яллау шартнамәләре буенча 297 ятим балага торак урыны бирү каралган. Ноябрьдә Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы һәм ДТФ ятим балалар өчен 78 торак урынын милеккә сатып алу турында контракт төзегән. Бүгенгә 297 торак урыныннан 169ына яллау шартнамәсе төзелгән, 30 торак урынына ДТФ милке хокукы теркәлгән, 96 тоак урыны буенча сатып алу алды гамәләре үткәрелә, 2 торак урын  урнашкан йорт эксплуатациягә кертелмәгән әле.

2018 елда гражданнарның аерым категорияләренең торак шартларын яхшыртуга дип бүленгән бюджет чаралары чикләрендә 167 гаиләне торак белән тәэмин итү каралган: 45 күп балалы гаилә, 67 яшь гаилә. Бүгенгә сертификатлар барлык күп балалы гаиләләргә дә, яшь гаиләләргә дә  рәсмиләштерелгән.

Күп фатирлы инвестицион торак төзү программасы буенча 120 йорттан  бүгенгә 108 объект эксплуатациягә кертелгән. Калган 12 объект шулай ук төзелеп беткән, аларны эксперт хезмәтләре тикшерә.

Аз катлы төзелеш кысаларында республика буенча пландагы 8 мең 170 йорттан 7 мең 995 объект эксплуатациягә кертелгән, бу – планның 98%ы.

Агымдагы елдагы авырлыкларга карамастан, Татарстан тулаем авыл хуҗалыгы продукциясе кимүенә юл куймады. Күбесенчә моңа агросәнәгать тармагына җитди инвестицияләр кертелүе исәбенә ирешеп булды. Бу хакта республика киңәшмәсендә ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте.

Министр, 5 ел эчендә агро-сәнәгать комплекслары тармагы инвестицияләү 253 миллиардка: авыл ухаҗалыгы өчен 164 млрд, азык-төлек сәнәгатенә – 89 млрд сумга җиткәнен хәбәр итте.

Үсемлекчелек тармагында тормышка ашырылган проектлар арасыннан Марат Әхмәтов Әлмәт районындагы “Яшелчә үзәне” яңа индустриаль паркны билгеләп үтте. Мәйдан елына 13 мең тонна яшелчә җитештерү өчен 44 резидент җәлеп итүне күзаллый. Монан тыш, “Майский” теплица комбинатында 1 гектар мәйданда цех һәм 1 га рассада теплицасы эксплуатацияләнгән.

Лениногорск районында 3,01 гектарда теплица блогы төзелә. Ул “Виктория” КФХ территориясендә урнашкан. Теплицаның 1,7 гектар өлешен быел декабрь аенда эшләтеп җибәрергә җыеналар.

Техник модернизациягә килгәндә, ел саен авыл уҗалыгы өчен 5-6 миллиард сумлык техника сатып алына.

Чималга кисәк кенә бәя төшү аркасында, сөт терлеге белән булган авыр хәлгә карамастан, узган ел ахырында һәм быел республикада эре терлекчелек комплекслары эшләп китте. Иң эреләре арасында Әлки һәм Алексеевск районнарында һәрберсе 3 мең башка исәпләнгән 2 ООО “Хузангаевское” комплексы. Мамадышта 2,4 мең сыерлы “Продпрограмма” агро-сәнәгать комплексы, Кукмара районында Вахитов исемендәге Авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы 1,5 мең баш сыерга комплекс төзеде.

Шулай ук быел 204 сыер торагы реконструкцияләнгән һәм модернизацияләнгән, моннан тыш 110 силос-сенаж траншеясе төзелгән.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International