Бүген мэриядә лениногорск районы башлыгы Рәгать Хөсәенов җитәкчелегендә наркотикларга каршы көрәш комиссиясе утырышы узды.
Лениногорск районы территориясендә наркотик чаралар һәм психотроп матдәләр әйләнеше контроле өлкәсе торышы хакында Лениногорск эчке эшләр бүлегеннән өлкән оперуполномоченный Рамил Раупов сөйләде. Ул 10 айга нәтиҗә ясады. Шулай ук наркопритоннарны ачыклау һәм юк итү буенча эчке эшләр бүлегенең эшчәнлеге турында доклад ясады.
Эчке эшләр бүлеге белән Лениногорск Үзәк район хастаханәсе арасындагы ведомствоара үзара эшчәнлек турында табиб-нарколог Гөлсирә Хәкимова сөйләде. Аларның эшчәнлеге – наркотик исерү, наркотик куллануга шикләнүдә медицина тикшерүләре үткәрүдән гыйбарәт.
Фикер алышу вакытында комиссия членнары һәм катнашучылар яшьләрнең наркотик, психотроп матдәләр куллануны чикләү, профилактикалау юллары турында сөйләштеләр.
Утырыш ахырында Рәгать Хөсәенов Лениногорск районы территориясендә наркоманияне профилактикалау эшендә өстәмә оештыру чаралары кертергә кушты.