ЯҢАЛЫКЛАР


5
февраль, 2019 ел
сишәмбе

Бүген кич һәм төнлә Татарстанның көнчыгыш районнарында һава торышының  начарлануы көтелә, дип кисәтә республика Гидрометеорология үзәге.

5 февральдә Лениногорск районы "Исток-Башлангыч" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә ата-аналар алимент түләүдән баш тарткан балигъ булмаган балалы гаиләләргә хокукый ярдәм күрсәтү буенча эшче төркем утырышы узды.

Лениногорск шәһәренең 2 нче балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә шахмат ветераннарына багышланган блицтурнир булып узды. Анда Әлмәт, Баулы, Бөгелмә һәм Лениногорск уенчылары катнашты. Ярышлар хуҗалар өчен уңышлы үттеләр.


4
февраль, 2019 ел
дүшәмбе

26-27 гыйнварда Әлмәттә кышкы йөзү буенча Татарстан Республикасының XII ачык чемпионаты узды. Ярышларда Татарстан, Башкортстан республикалары, Удмуртия һәм Чувашстан республикалары, шулай ук Самара өлкәсе командалары катнашты. Йөзгә якын спортчы үз төбәкләре, шул исәптән лениногорскилылар да шәһәребез данын якладылар.

1-2 февральдә Лениногорск политехник колледжының спорт залында Лениногорск шәһәремәктәпләре командалары арасында мини-футбол буенча турнир үтте.

2019 елның 4 февралендә-Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе Авангардная урамы, 74 нче йорт (2нче подъезд) адресы буенча урнашкан һәр пәнҗешәмбе 8 сәгатьтән 12 сәгатькә кадәр регистрация бүлекләре башлыклары гражданнарны күчемсез милекне рәсмиләштерү мәсьәләләре буенча кабул итә, дип искә төшерә.

7 февральдә Лениногорск Мәшгульлек үзәге эш эзләүчеләр өчен вакансияләр ярминкәсе уздырачак.

ТР Гидрометеорология үзәге мәгълүматлары буенча, 2019 елның 5 февралендә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән буран көтелә. Төнлә һәм көндез күз күреме начарая, көньяк-көнчыгыштан исүче җилнең тизлеге секундына 16 метрга кадәр җитәргә мөмкин.

МАГИСТРАЛЬ ГАЗ ЧЫГЫП ТОРГАНДА НӘРСӘ ЭШЛӘРГӘ?

Бинада газ исен сизгәннән соң,  шунда ук плитәне ябыгыз. Шул ук вакытта тәмәке тартмагыз, шырпы кабынмагыз, ут һәм электр приборларын кабызмагыз.

Президент грантлары фонды 2019 елда кеше һәм гражданнар хокукларын һәм ирекләрен яклау өлкәсендә социаль әһәмияткә ия проектларны һәм проектларны гамәлгә ашыручы граждан җәмгыяте институтларын үстерүдә катнашучы коммерцияле булмаган хөкүмәтнеке булмаган оешмалар арасында граждан җәмгыятен үстерүгә Россия Федерациясе Президенты грантларын бирү өчен ике конкурс үткәрү турында игълан итә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International