Лениногорскида эш эзләүчеләр өчен ярминкә узачак

2019 елның 4 феврале, дүшәмбе

7 февральдә Лениногорск Мәшгульлек үзәге эш эзләүчеләр өчен вакансияләр ярминкәсе уздырачак.

Ярминкә сәгать 10.00да башлана.
Мәшгульлек үзәге белгечләре сезне политехник колледж бинасында (Гагарин урамы, 29 йорт) көтә.
Чара барышында эш эзләүчеләр предприятие-оешмаларның кадрлар хезмәте вәкилләре белән сөйләшеп, вакансияләр турында тулы мәгълүмат (эш графигы, эшнең төре, хезмәт хакы, хезмәткә куелган таләпләр) алу мөмкинлегенә ия.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International