Лениногорск шәһәренең 2 нче балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә шахмат ветераннарына багышланган блицтурнир булып узды. Анда Әлмәт, Баулы, Бөгелмә һәм Лениногорск уенчылары катнашты. Ярышлар хуҗалар өчен уңышлы үттеләр.
Абсолют зачетта ФИДЕ мастеры Владимир Шуваткин чемпион булды. Дмитрий Носов өченче урынны алды.
Хатын - кызлар арасында чемпион - Ксения Николаева, икенче урында-Динара Сафиюллина.
Кызлар арасында Маргарита Соловьева һәм Варвара Фролова аерылып торды.
Команда зачетында лениногорскилылар җиңү яулады, икенче урында-бөгелмәлеләр, өченчедә - әлмәтлеләр.