Лениногорск районы башлыгы Рәгать Хөсәенов «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлеге конференциясендә катнашты

2019 елның 27 феврале, чәршәмбе

Конференциядә партиянең төбәк бүлеге Секретаре, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Дәүләт Думасының Федератив корылыш һәм җирле үзидарә мәсьәләләре комитеты рәисе урынбасары, ТР Дәүләт Советына сайлаулар үткәрү буенча вәкаләтле вәкил Игорь Сапко, Татарстан Республикасы Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан бүлеге Секретаре урынбасары Римма Ратникова, партия секретаре урынбасары Юрий Камалтынов, партиянең төбәк башкарма комитеты җитәкчесе Андрей Кондратьев катнашты.

Конференция барышында төбәк бүлеге секретарен сайлау булды. Биш елга ул яңадан сайланды. Аның кандидатурасы конференциядә теркәлгән делегатлар саныннан иң күп тавыш җыйды.

Партиянең төбәк бүлеге җитәкчесе итеп яңадан сайланганнан соң, Фәрит Мөхәммәтшин күрсәтелгән ышаныч өчен делегатларга рәхмәт белдерде. Ул билгеләп үткәнчә, конференциядә тавыш бирү нәтиҗәләре күп еллык партия эше һәм Татарстанда «Бердәм Россия» партиясе яулаган җиңүләр нәтиҗәләрен чагылдыра.

Конференциядә катнашучылар шулай ук партиянең төбәк сәяси советын сайладылар һәм Президиум составын 15 кеше билгеләделәр.

 

 

 

 

 

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International