Шәһәр һәм район хатын-кызларын хөрмәтләделәр

2019 елның 7 марты, пәнҗешәмбе

Мәдәният сараенда 8 Март бәйрәменә багышланган концерт узды. Зал тутырып, төрле тармакта эшләүчеләр, шулай ук лаеклы ялда булучылар, ветераннар – гүзәл затларыбыз утырды.

Мәдәният сараеның иҗат коллективлары, шәһәр һәм район артистлары матур бәйрәм концерты әзерләгән иде, хатын-кызлар берничә сәгатькә генә булса да, тормыш мәшәкатьләреннән арынып, ял итте.
Бу көнне төрле тармакта эшләүче хатын-кызларга республика Хөкүмәте, муниципаль берәмлек бүләкләре тапшырылды, “Ана даны” медале бирелде. Район башлыгы Рәгать Хөсәенов бәйрәм белән котлап, изге теләкләрен җиткерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International