2019 елның 13 мартында янгын куркынычсызлыгы максатларында «Форпост» үзәге активистлары коткару хезмәтенең телефон номерлары белән «Мич җиһазларын кулланган вакытта янгын куркынычсызлыгы чаралары турында» белешмәлекләр тараттылар.
2019 елдан авыл халкы өчен өстәмә пенсия ярдәмен күздә тоткан төзәтмәләр үз көченә керде. Ул картлык яки инвалидлык буенча иминият пенсиясенә билгеләнә торган фиксацияләнгән түләүнең 25 процентына арттырылган.
Торак фонды объектларының янгын куркынычсызлыгын арттыру максатыннан һәм янгын чыгу һәм аларда кешеләр һәлак булу очраклары ешаю сәбәпле, Лениногорск районы башлыгы Рәгать Хөсәенов кушуы буенча, шәһәрдә һәм районда - барлык авыл җирлекләрендә дә комиссия тикшерүе, күпфатирлы торак һәм шәхси йортларны профилактик тикшерү үткәрү өчен төркемнәр төзелде.
Сорау: 4 көн элек смарт-сәгать сатып алдым. Аны кире кибеткә кайтарырга теләдем, чөнки бик уңайлы булмавы аңлашылды. Кибеткә акча кире кайтару турында таләп белән мөрәҗәгать итеп, бу товарның техник яктан катлаулы товарларга керүенә бәйле рәвештә кире кайтара алмавым турында хәбәр иттеләр. Сатучы хаклымы?
11 март көнне Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Лениногорск муниципаль районындагы «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге актлар залында социаль педагог Гөлнара Пряничникова, "Мафия» күңел ачу агентлыгы белән берлектә «Без сәламәт яшәү рәвеше өчен» дигән темага рәсем конкурсына нәтиҗәләр ясалды. Конкурсның максаты: сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау. Әлеге чарада унсигез балигъ булмаган бала катнашты.
Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе Youtube каналында документларны караудан башка кире кайтару сәбәпләрен аңлата торган видеоролик урнаштырды. Әлеге тема очраклы гына сайланмаган: эш Татарстан Росреестрына әлеге проблема белән очрашкан гражданнардан документлар кире кайтаруның мөмкин сәбәпләре турында шактый сораулар килә.
Татарстан Республикасында 2018-2019 елгы җылыту сезоны башланганнан бирле сөрем газы белән агулану очраклары ешайды.
Лениногорскида «Ак калфак» иҗтимагый оешмасы «Калфаклы йолдызчык» дигән балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен бәйге оештырды һәм үткәрде.
Татарстан Республикасында төрле мессенджерларда хәбәр җибәрү юлы белән мошенниклык очраклары теркәлгән. Хатын-кыз тавышы пенсионерларны пенсия фонды органнарына күчерелгән акчалар турында шәхси банк счетына киңәйтелгән выписка сорап мөрәҗәгать итәргә чакыра.
ТР Гидрометеорология үзәге мәгълүматларына караганда, 2019 елның 14 мартында төнлә һәм иртән Татарстан Республикасының көнбатыш районнарында урыны белән көчле кар көтелә.