Лениногорск районында профилактик чаралар үтә

2019 елның 14 марты, пәнҗешәмбе

Торак фонды объектларының янгын куркынычсызлыгын арттыру максатыннан һәм янгын чыгу һәм аларда кешеләр һәлак булу очраклары ешаю сәбәпле, Лениногорск районы башлыгы Рәгать Хөсәенов кушуы буенча, шәһәрдә һәм районда - барлык авыл җирлекләрендә дә комиссия тикшерүе, күпфатирлы торак һәм шәхси йортларны профилактик тикшерү үткәрү өчен төркемнәр төзелде.

Төп бурыч-янгын куркынычсызлыгы буенча чараларны кисәтү. Рейдлар барышында янгынга каршы инструктажлар үткәрелә, гражданнарга электр һәм газ җиһазларын кулланган вакытта куркынычсызлык кагыйдәләре турында хәбәр ителә, янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәү буенча белешмәлекләр таратыла.

Кадерле лениногорскилылар, балаларны һәм өлкән яшьтәге гражданнарны өйдә караучысыз калдырмагыз.

Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәгез!

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International