Татарстан Республикасында төрле мессенджерларда хәбәр җибәрү юлы белән мошенниклык очраклары теркәлгән. Хатын-кыз тавышы пенсионерларны пенсия фонды органнарына күчерелгән акчалар турында шәхси банк счетына киңәйтелгән выписка сорап мөрәҗәгать итәргә чакыра.
Әлеге рассылка мошенниклар эше!
Игътибар итегез, Пенсия фонды линиясе буенча барлык түләүләрнең күләме пенсия һәм пособиеләр алган вакытта квитанциядә күрсәтелгән, пенсия фонды органнарына выписка сорап мөрәҗәгать итәргә кирәкми. Шулай ук, пенсия күләмен һәм башка түләүләрне сез гражданинның шәхси кабинетында Россия Пенсия фонды сайтында онлайн рәвештә тикшерә аласыз.
Шикле очракларда Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды бүлеге татарстанлыларга Россия Пенсия фондының контакт-үзәгенә (843) 27-9-27-27 мөрәҗәгать итәргә киңәш итә.