Лениногорскида “Нәүрүз” бәйрәме үтте. Лениногорск районы башлыгы Рәгать Хөсәенов бәйрәмгә килүчеләрне бәйрәм белән котлады. Ул билгеләп үткәнчә, бу язгы бәйрәм барлык милләт кешеләрен берләштерә, сәламәтлек һәм яхшы кәеф теләде.
Бәйрәмне үткәрүгә шәһәрдә яшәүче милли диаспоралар да үз өлешләрен кертте. Бәйрәм театральләштерелгән тамаша белән башланып китте, Мәдәният сарае һәм милли диаспоралар үзешчәннәре катнашында концерт программасы әзерләнгән иде, төрле телдә җырлар яңгырады.
Бәйрәмне махсус кунаклар - Әзербайҗан Республикасының бию ансамбле солистлары бизәде. Балалар өчен спорт уеннары оештырылды. Пылау, шашлык әзерләнде.