27 мартта "Ихлас" мәчетендә ял итүче балалар өчен "Язгы каникуллар" чарасы кысаларында юл иминлеге темасына әҗгәмә үткәрелде.
Республика Гидрометцентры мәгълүматлары буенча, 29 мартта республика территориясендә томан көтелә.
Татарстанда күчемсез милек Бердәм дәүләт реестрыннан (ЕГРН) иң кирәкле Өземтә элеккечә күчемсез милек объектына төп характеристикалар һәм теркәлгән хокуклар турында өземтә кала. 2018 елда ТР буенча Кадастр палатасы тарафыннан 450 меңнән артык шундый выписка әзерләнде. Бу узган ел учреждение тарафыннан әзерләнгән документларның 34% ын тәшкил итә (2017 елда бу күрсәткеч 33% тәшкил иткән).
Лениногорск үзәк район хастаханәсендә яшьләр оешмасын оештыру буенча киңәшмә булды, анда яшҗләр лидерын да сайладылар. Ул -Анастасия Козина.
27 мартта Мәгариф йортында җирле үзидарә органы вәкилләре эшмәкәрләр белән очрашты. Анда эшмәкәрләр эшчәнлеге белән бәйле актуаль сораулар каралды.
26 мартта Лениногорскида 300дән артык мәгариф хезмәткәре хезмәтне саклау буенча укыды.
27 мартта Лениногорск нефть техникумында “Гидравлика” дисциплинасы буенча республика олимпиадасы үтте. Олимпиадада Казан, Зеленодольск, Түбән Кама, Бөгелмә, Яр Чаллы, Әтнә, Әлмәт, Лениногорск, Чистай, Лаеш, Сарман уку йортлары студентлары катнашты.
Республика буенча Пенсия фонды гражданнарны алдау очракларының артуы турында хәбәр итә. Алдарлар гражданнарга пенсияләрен кабат исәпләү өчен гариза язарга тәкъдим итәләр, әлбәттә инде, моның өчен түләү сорыйлар.
Бүген 4 нче балалар бакчасына кабат кунаклар килде. Биредә “Калфаклы йолдызчык” бәйгесенең өченче туры булып узды. Бәйгенең бу этабына шәһәрнең 2,3,4,10,14,15,17,23,24,31, Сарабиккол һәм Тимәш балалар бакчалары узган иде.
Язгы чор башлану белән су объектларында гадәттән тыш хәлләр килеп чыгу куркынычы арта.