Хөрмәтле район һәм шәһәр халкы! Сак булыгыз, юка боз!

2019 елның 27 марты, чәршәмбе

Язгы чор башлану белән су объектларында гадәттән тыш хәлләр килеп чыгу куркынычы арта.

Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Лениногорск муниципаль районы буенча бүлеге язгы чорда сулыклар тирәсендә җәяү йөрү һәм боз астыннан балык тоту вакытында куркынычсызлык чаралары һәм үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында искә төшерә.

Язгы ташу вакытында елгаларда боз йомшарып бетә, өстән кояш, талгын су, ә түбәннән агым “ашый”. Беренче карашка ул шактый ныклы булып тоелса да, барлык кеше дә язгы боз өстендә йөрергә ярамаганлыгын белергә тиеш.

Язгы ташу һәм боз китү чорында тыела:

- сулыкларга чыгу;

- йөзү чараларын куллану;

- боз кату урыннарында елгага якын килү;

- текә ярда басып тору;

- боз өстендә йөрү һәм шуып уйнау.

Сулыклар яр буе зонасы янында балалар һәм яшүсмерләрнең уйнавын күрсәгез, моны туктату кирәклеге, шулай ук яр буенда уйнауның бәхетсезлек очракларына китерергә мөмкин булуы турында кисәтү ясагыз.

        Балык тотучыларга бу чорда балык тотарга ярамый.

   Әгәр сез боз астына төшеп киткәнсез икән, берничә кагыйдә һәм киңәшне истә тотыгыз:

1. Кулларны киң итеп җәеп, башыгыз белән төшеп китмәскә тырышыгыз. Паникага бирелмәгез, тиз эш итегез.

2. Бозны ватмыйча, аякларны әкренләп аның өстенә чыгарырга тырышыгыз. Биредә иң мөһиме-ничек булса зуррак терәккә таяну.

3. Боз өстенә чыгу белән, ныклырак тоелган җирдән яр буена шуышыгыз.

4. Артык салкын булу сезне тизрәк эш итәргә мәҗбүр итсә дә, ярга кадәр ашыкмыйча,  сак кына барыгыз.

5. Җылыну һәм киемнәрне киптерү өчен урын табыгыз: артык өшү җитди авыруга китерергә мөмкин.

 

  Боздагы күңелсезлек очраклары турында вакыты, төгәл урыны һәм вакыйганың характерын аңлатып, 01, 112 телефоннары буенча хәбәр итегез.

 

 

 

 

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International