Бүген 4 нче балалар бакчасына кабат кунаклар килде. Биредә “Калфаклы йолдызчык” бәйгесенең өченче туры булып узды. Бәйгенең бу этабына шәһәрнең 2,3,4,10,14,15,17,23,24,31, Сарабиккол һәм Тимәш балалар бакчалары узган иде.
Йомгаклау турда уңган-булган кызларыбыз “Кояш нурлары” дип аталган биремдә сорауларга җавап эзләде. Икенче биремдә альяпкыч бизәделәр. Картоннан әзерләп куйган альяпкычларга аппликацияләр ябыштырудан гыйбәрәт иде ул. Ә өченче бирем итеп, һәрберсе тамашачы алдында үзенең талантын күрсәтте. Кызлар “түбәтәй” уенын уйный-уйный бер-бер артлы чыгышлар ясады: кем биеде, кем җырлады.
Соңыннан жюри әгъзалары “Калфаклы йолдызчык”ларның иң-инәрен ачыклады. Катнашучы кызларыбызга төрле номинациядәге һәм I, II, III дәрәҗәдге дипломнар, җиңүчеләргә калфаклар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Нәтиҗәдә, “Оста җырчы” номинациясенә Сарабикколдан килгән Илүзә Сәфиуллина ия булды. “Оста биюче” булып 31 нче балалар бакчасыннан килгәнЭльвина Беляева танылды. 17 нче балалар бакчасыннанАзалия Мусина “Сөйкемле кыз” номинациясе дипломанты. 2нче балалар бакчасына йөрүче Ләйлә Әхмәтова “Оста куллы кыз” номинациясен яулады. I дәрәҗәле дипломнарга 14 нче балалар бакчасыРаяна Галиева һәм4 нче балалар бакчасыннанСәминә Зиннәтуллина лаек булды ,IIдәрәҗәдәге дипломнар 3 нче балалар бакчасыннан Карина Гарипова һәм 23 нче балалар бакчасы Раяна Мавлютовада, III дәрәҗәледипломнар 24 нче балалар бакчасы Алина Мөхәммәтҗанова һәм 10 нчы балалар бакчасы Әмина Аюповага бирелде. Иң яшь катнашучы Тимәш кызы Амалия Зәйнагова Гран-прига лаек булды. Кызларыбызны котлыйбыз һәм яңадан-яңа уңышлар телибез!