Лениногорск муниципаль районы Советы аппараты җитәкчесе кабинетында табигатьне саклау мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул иттеләр. Кабул итүне Татарстан табигать саклау районара прокуроры - юстиция өлкән киңәшчесе Илсур Гыйльметдинов, ТР Экология һәм табигый ресурслар министры урынбасары Тимур Гыйләҗев, ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Көньяк - Көнчыгыш территориаль идарәсе башлыгы Альберт Маликов, Лениногорск районы Башкарма комитеты җитәкчесе Наил Залаков үткәрде, массакүләм мәгълүмат чаралары катнашты.
Берәү Садриев урамындагы котельныйдан сасы ис килүе турында мөрәҗәгать итте. Аны тыңлаганнан соң, Илсур Гыйльметдинов әлеге урынны барып карарга дигән карар кабул итте. Әлеге мәгълүмат расланмады.
Барлык сораулар да контрольгә алынды.