Бүген Россия янгын сагы оешуга 370 ел тулу уңаеннан Мәдәният Сараенда тантаналы чара узды, анда Лениногорск районы җитәкчелеге һәм янгын сүндерү составы һәм ветераннары катнашты.
Лениногорскиның “JABBAR" көрәш клубы спортчылары Кудо буенча Идел буе федераль округының Җиңү бәйрәменә багышланган төбәкара турнирында катнаштылар.
Россия Федерациясе Конституциясе нигезендә һәр граждан куркынычсызлык һәм гигиена таләпләренә җавап бирә торган шартларда хезмәт өчен дискриминациясез һәм федераль законда билгеләнгән минималь хезмәт хакы күләменнән ким булмаган акчалата бүләккә, шулай ук эшсезлектән яклану хокукына ия.
Санитар-экологик икеайлык кысаларында 27 апрельдә Лениногорскида гомумрайон өмәсе үткәрелде. Өмәгә предприятиеләр һәм оешмалар, уку йортлары, авыл җирлекләре һәм халык чыкты. 7 меңнән артык кеше катнашты, 77 берәмлек махсус автотранспорт җәлеп ителде, барлыгы 318, 72 куб.м чүп-чар чыгарылды.
29 апрельдә Лениногорск Картлар йортына Святая Троица храмыннан иерей Николай Псурцев килгән иде, ул пасха уңаеннан котлады һәм күчтәнәчләр таратты.
Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе гариза бирүчеләрне якынлашып килүче бәйрәм көннәре белән котлый: 1 Май - Яз һәм Хезмәт бәйрәме, 9 Май - Җиңү көне - һәм күп функцияле үзәк офисларында бәйрәм алды һәм бәйрәм көннәрендә документлар кабул итү һәм бирү графигы турында хәбәр итә.
29 апрельдә " Европа иммунизация атналыгы" кысаларында "Форпост" үзәге активистлары "Бергә сакланыйк: вакөиналар эшли!" акциясен үткәрде. Алар Үзәк мәйданда үтеп баручыларга иммунопрофилактика буенча белешмәлекләр таратты.
КАИ-КНИТУ Лениногорск филиалына шәһәребезнең төрле һөнәри белем бирү учреждениеләрендә укучы 70 кә якын студент җыелды.
Сарабикколда янгын чыгып, бер гаилә бернәрсәсез калды. аларга хатын-кыз, ир-ат, яңа туган кыз балага кием-салым, урын-җир кирәк-яраклары кирәк. Хатын-кызга - 44, ир-атка -46 размерлы кием кирәк. Шулай ук мебель һәм көнкүреш техникасына мохтаҗлар.
Санитария-экология икеайлыгы башланганнан бирле ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының “Халык контроле” системасына студентлардан 14 мөрәҗәгать алынган. Калдыкларның рөхсәт ителмәгән урыннары турында мәгълүмат бирү буенча республика югары һәм махсус урта уку йортлары укучылары арасында үткәрелә торган акциянең техник операторы булып ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы тора.