Лениногорскида «Россия янгын сагының 370 еллыгы» юбилей датасын билгеләп үттеләр

2019 елның 30 апреле, сишәмбе

Бүген Россия янгын сагы оешуга 370 ел тулу уңаеннан Мәдәният Сараенда тантаналы чара узды, анда Лениногорск районы җитәкчелеге һәм янгын сүндерү составы һәм ветераннары катнашты.

Лениногорск районы Башлыгы, шәһәр мэры Рәгать Хөсәенов янгын сагы вәкилләренә авыр хезмәтләре өчен рәхмәт һәм котлау сүзләре белән мөрәҗәгать итте.

“Утлы стихиягә каршы көрәш һәрвакыт кыю һәм батыр кешеләрнең эше дип саналды. Сезнең үз һөнәрегезнең иң яхшы традицияләрен саклап калуыгыз һәм үстерүегезгә ышанам, сайлаган һөнәрегезгә тугрылыклы һәм намуслы хезмәт итәсез. Ветераннарга аерым рәхмәт һәм хөрмәт. Сезнең һәрберегез хезмәт үсешенә, аның күркәм традицияләрен үстерүгә бәяләп бетергесез өлеш кертте», - дип билгеләп үтте Рәгать Хөсәенов. Ныклы сәламәтлек, бәхет, иминлек, урамнарда янгын сиренасының мөмкин кадәр сирәгрәк ишетелүен теләде.

Лениногорск районы Башлыгы Рәгать Хөсәенов «Лениногорск муниципаль районы» муниципаль берәмлеге Советының Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләү тантанасын үткәрде.

Бәйрәм тантанасында шулай ук «Лениногорскнефть» идарәсенең хезмәтне саклау бүлеге әйдәп баручы инженеры Алик Закиров, «Татарстан Республикасы буенча федераль янгынга каршы хезмәтнең 11 нче отряды» федераль дәүләт казна учреждениесенең 66 янгын-коткару бүлеге начальнигы эчке хезмәт подполковнигы Андрей Ненад, 11нче янгын-коткару бүлеге начальнигы Ленар Чумарин чыгыш ясадылар.

Хезмәт бурычларын үтәгәндә һәлак булучыларны бер минут тынлык белән искә алдылар, алар - Камил Суфиянов, Хәмзә Яфиров һәм Александр Тимошкин.

Чара барышында мәдәният сарае җырчылары һәм вокал коллективлары башкаруында котлаулар һәм концерт номерлары яңгырады.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International