Финанс грамоталыгы атналыгы кысаларында Лениногорскида финас белеме буенча олимпиада узды

2019 елның 30 апреле, сишәмбе

КАИ-КНИТУ Лениногорск филиалына шәһәребезнең төрле һөнәри белем бирү учреждениеләрендә укучы 70 кә якын студент җыелды.

Финанс министрлыгы тарафыннан оештырылган әлеге чарада 28 студент финанс олимпиадасында үз көчен сынады. Ә калганнары  брейнг-рингта катнашып, бүләкләр оттылар.
 Олимпиада катнашучыларга Сертификалар,  1, 2, 3 урын алучыларга дипломнар, ә аларның остазларына Рәхмәт хатлары тапшырылды. 

Нәтиҗәдә, финанс олимпиадасында беренче  урынны политехник колледж студенты Мария Пироженкова, икенче урыннарны  музыка-рәсем педагогика колледжыннан Анастасия Абрамова  һәм политехник колледжы студенты Ирина Орлова, өченче урынны нефть техникумы студенты Айгөл Хәсәншина алдылар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International