Җылы көннәр урнашу һәм дача сезоны башлану белән республикада шәхси ярдәмче хуҗалыклар һәм дачада торучылар өчен тере тавык, каз, үрдәк чебешләре сату активлашты. Алар махсус билгеләнгән урыннарда да, шулай ук рөхсәт бирелмәгән урыннарда да сатыла. Еш кына шундый хәлләрне дә күрергә була, кош-корт төялгән автотранспорт бер торак пункттан икенчесенә күчеп йөри. Шул сәбәпле 2018 елда республиканың Идел аръягы зонасындагы 6 районда шәхси ярдәмче хуҗалыкларда кош гриппы очраклары теркәлгән иде.
Җир белән бәйле низаглар турында мөрәҗәгатьләр күп булу сәбәпле, республика буенча Росреестр идарәсе бүлек начальнигы Илнур Галеев рекомендацияләр бирә.
Казанда Игенчеләр сараенда «Яшь профессионаллар (WorldSkills Russia)» VII илкүләм чемпионатында «Авыл хуҗалыгы машиналарын эксплуатацияләү» компетенциясендә җиңүчеләрне котлаганнар. Аларга Рәхмәт хаты һәм акчалата премия тапшырылган. Бу ярышлар агымдагы елның апрель аенда Ростов өлкәсенең Качкан бистәсендә узган.
Юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтү максатыннан, "Форпост» үзәге активистлары юл-патруль хезмәте хезмәткәрләре һәм «Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы» ДБУ профилактика бүлеге начальнигы Рахманова Зөлфия Мөдәрис кызы белән берлектә "Җәяүле кичүе!" акциясе үткәрде. Чара дәвамында акцияне оештыручылар машина йөртүчеләрне җәяүлеләргә игътибарлырак булырга, җәяүлеләр кичүләре алдыннан тизлекне алдан киметергә чакырды,бигрәк тә мәктәп һәм балалар бакчалары янында. Шулай ук җәяүлеләргә юлларда игътибарлы һәм сак булырга мөрәҗәгать иттеләр.
Лениногорскида Татарстан Республикасының Этил спирты, алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне һәм сыйфатын дәүләт тикшерүендә тотуны тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтҗанов катнашында 2019 елның 4 ае нәтиҗәләре буенча районның алкогольле һәм спиртлы продукциянең законсыз әйләнешен ачыклау һәм булдырмау буенча ведомствоара комиссия утырышы булып узды.
21 май көнне Ю. Гагарин исеменәге үзәк шәһәр балалар китапханәсендә «Краеведческий сундучок» клубы кысаларында шагыйрә Нина Александровна Закирҗанова белән «Тылсымлы шигърият дөньясы» дип исемләнгән очрашу үтте.
Мәгариф идарәсенең актлар залында үзмәшгульлек мәсьәләләре буенча чираттагы очрашу үтте, бу юлы шәһәр мәктәбе укучылары чакырылган иде.
Сугыш һәм тыл ветераны Минсәгыйть Хәсәншин 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Лениногорск муниципаль районында 2018 елның сентябреннән 2019 елның май аена кадәр "Укучының мәдәни көндәлеге" проекты тормышка ашырылды. муниципаль этап нәтиҗәләре буенча, МБОУ «СОШ №2», МБОУ «СОШ №7», МБОУ «Лицей №12», МБОУ «СОШ №13» мәктәп укучылары җиңүчеләр булды.
Лениногорск буенча Пенсия фонды идарәсе начальнигы Айгөл Исламова шәһәрнең мактаулы гражданины Николай Николаевич Степановка "Алтын кешеләр" дигән истәлек китабы тапшырды.