Лениногорскида шагыйрә Нина Закирҗанова белән очрашу үтте

2019 елның 23 мае, пәнҗешәмбе

21 май көнне Ю. Гагарин исеменәге үзәк шәһәр балалар китапханәсендә «Краеведческий сундучок» клубы кысаларында шагыйрә Нина Александровна Закирҗанова белән «Тылсымлы шигърият дөньясы» дип исемләнгән очрашу үтте. 10 нчы мәктәпнең 6 "Б" сыйныф укучыларын китапханәчеләр шагыйрәнең биографиясе, «Рисую музыку стиха», «Откровение» шигырьләр җыентыклары белән таныштырдылар. Нина Закирҗанова үз чиратында «Ханские истории» (Хан исемендәге көчек турында шигырьләр), «Весенние перевёртыши» шигырьләрен укыды, акро-табышмаклар әйтте, шигырьләрнең төрле формалары: акростих, рубаи, танка, хоккка турында сөйләде. Балалар шагыйрә белән берлектә тәкъдим ителгән сүзләргә рифмалар  сайлады һәм үз шигырьләрен иҗат итеп карадылар. Нина Закирҗанованың сүзләренә язылган «Полк», «Звучат духовые оркестры» җырларын Александр Володин  башкаруында тыңландылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International