Лениногорскида "Җәяүле кичүе" акциясе үтте

2019 елның 23 мае, пәнҗешәмбе

Юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтү максатыннан, "Форпост» үзәге активистлары юл-патруль хезмәте хезмәткәрләре һәм «Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы» ДБУ профилактика бүлеге начальнигы Рахманова Зөлфия Мөдәрис кызы белән берлектә "Җәяүле кичүе!" акциясе үткәрде. Чара дәвамында акцияне оештыручылар машина йөртүчеләрне җәяүлеләргә игътибарлырак булырга, җәяүлеләр кичүләре алдыннан тизлекне алдан киметергә чакырды,бигрәк тә мәктәп һәм балалар бакчалары янында. Шулай ук җәяүлеләргә юлларда игътибарлы һәм сак булырга мөрәҗәгать иттеләр.

    Машина йөртүчеләргә һәм җәяүлеләргә юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү турында  белешмәлекләр тапшырылды.

   Акцияне оештыручылар мондый акцияләр ярдәмендә җәяүлеләр һәм машина йөртүчеләр юл хәрәкәтендә катнашучылар өчен куркынычсыз булачак шәһәр юлларында аеруча игътибарлы булыр дип өметләнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International