Ветеранны юбилее белән котладылар

2019 елның 29 мае, чәршәмбе

Шушы көннәрдә 90-яшьлеген якташыбыз, сугыш ветераны, тыл хезмәтчәне Рәис Рәүф улы Хәсәншин билгеләп үтә.

Үзбәк авылында туып үскән ул. Күп балалы гаиләдә тәрбияләнгән.  Сугыш башланган елны кырда уңыш яхшы булды, авылдагы ирләр сугышка алынган иде, шуңа уңышны җыярга хатын-кызлар һәм  10-12 яшьлек балалар чыкты, дип искә ала ул. “Барлык уңышны да җыеп алып,  фронтка җибәрдек, ә үзебез ач калдык”, - дип сөйләде ул.

 1953 елда шәһәрдә яши башлый, ПАТПга эшкә урнаша.  Шунда 40 ел эшләп пенсиягә чыга. Эшен яратып башкаруы турында сөйләде, әле соңгы елларда гына үзенең шәхси машинасында йөрми башлаган.

Хатыны белән алар өч кыз тәрбияләп үстергәннәр, дүрт оныклары, өч оныкчыклары бар. Рәис  абыйның олы апасы да исән-сау, тиздән 100 яшьлеген тутыра. Алар барысы да юбилярны котларга килгән иде.

Юбилярны 4нче ТОС вәкилләре дә котлады. Шәһәр Башлыгы урынбасары Гөлфирә Рафикова ветеранга озын гомер һәм сәламәтлек теләп, бүләкләр һәм Россия Президенты Владимир Путинның Рәхмәт хатын тапшырды.    

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International