ЯҢАЛЫКЛАР


13
июнь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

2019 елның 1 июненнән "Финанс хезмәтләрен кулланучылар хокуклары буенча вәкаләтле вәкил турында" 2018 елның 4 июнендәге 123-ФЗ номерлы Федераль закон белән кулланучылар өчен мәҗбүри булган ОСАГО, КАСКО һәм ДСАГО килешүләре буенча иминият оешмалары белән бәхәсләрне җайга салуның яңа тәртибе билгеләнде: Әгәр иминият оешмасы кулланучының таләпләрен канәгатьләндерүдән баш тартса, кулланучы хокукларын яклау өчен судка мөрәҗәгать иткәнчегә кадәр, финанс вәкиленә мөрәҗәгать итәргә кирәк.


12
июнь, 2019 ел
чәршәмбе

Шәһәребездә Россия көне күптөрле чаралар белән истәлекле уза. Быел да ул чараларга бик бай булды.

Бүген Россия көне уңаеннан шәһәр стадионында "Прайм Лига-2019" футбол матчы узды. Матч "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлекчәсе тарафыннан оештырылды.

Хөрмәтле Лениногорск районы халкы!Кадерле якташлар!

Дәүләт бәйрәме – Россия көне уңаеннан котлау сүзләрен кабул итеп алыгыз!


11
июнь, 2019 ел
сишәмбе

Әлеге белешмәне Пенсия фондының клиент хезмәтендә генә түгел, ә эш бирүчегә мөрәҗәгать итеп, яисә күп функцияле үзәкләр аша алырга мөмкин. Бу турыда тулырак сайтның рус телендәге вариантында.

Җәй башлану белән Г.Тукай исемендәге Үзәк китапханә хезмәткәрләре мәктәп яны лагере балалары белән төрле чаралар үткәрәләр.

Татарстанның балалар һәм яшьләр оешмалары грантлар конкурсында катнаша ала. Бу турыда тулырак сайтның рус телендәге вариантында. 

2019 елның 11 июнендә Лениногорск муниципаль районы муниципаль берәмлеге башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә 300 нче бала тууы теркәлде! 

ТР Гидрометүзәк мәгълүматлары буенча, 12 июньдә аязучан болытлы һава, яңгыр яварга мөмкин. 

Узган  атнада  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгында  2019 елда сыер абзарларын, машина-трактор паркларын, ындыр  табакларын,  яшелчәсаклагычларны һәм 140 баштан  390 башка  кадәр   булган  сыер  абзарларын капиталь  ремонтлау,  силос-сенаж  траншеяларын  төзү  чараларын  үтәү  мәсьәләләре  буенча     видеоконференция режимында   киңәшмә узган  иде.  


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International