Шәһәребездә Россия көне күптөрле чаралар белән истәлекле уза. Быел да ул чараларга бик бай булды.
Бәйрәмгә старт иртәнге уннан бирелеп, кичке унга кадәр дәвам итте. Бәйрәм белән лениногорскилыларны һәм килгән кунакларны район Башлыгы, шәһәр мэры Рәгать Хөсәенов котлап, тазалык-байлык, уңышлар теләде һәм тантаналы төстә 9 яшүсмергә аларның беренче документларын- паспортлар тапшырды.
Түбән сулыкта урнашкан сәхнәдә җыр-биюләр тынмады. Яр Чаллы шәһәрендә яшәүче эстрада йолдызлары Руслан Кирамутдинов белән Ильмира Нагимованың концерты тамашачы күңеленә хуш килде. "Белый орел" төркеменең экс-солисты, легендар җырчы Леонид Лютвинский җырлары да халыкка зур бүләк булды.