ЯҢАЛЫКЛАР


14
июнь, 2019 ел
җомга

Россия Пенсионерлар берлегенең Татарстан бүлеге өлкән буын кешеләрен (50+) «Интернетка рәхмәт-2019" компьютер грамотасын үзләштерүдә пенсионерларның шәхси казанышлары V Бөтенроссия конкурсында катнашырга чакыра. Аны оештыручылар-Россия Пенсия фонды һәм «Ростелеком»ГАҖ.


13
июнь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

12 июньдә музей мәйданчыгында балалар татар, рус, чуаш, мордва уенннарын уйнады. Алар өстәл уеннары тарихы белән танышты. Катнашучыларга сувенирлар тапшырылды. 

ТР Гидрометүзәк мәгълүматлары буенча, 14 июньдә аязучан болытлы һава, иртә һәм кич кыска вакытлы яңгыр яварга мөмкин.

ЕДВ – ветераннар, инвалидлар, инвалид балалар, фашизмның балигъ булмаган элеккеге тоткыннары, радиация йогынтысы нәтиҗәсендә зыян күргән затлар арасыннан билгеле бер категория гражданнарга бирелә торган айлык акчалата түләү. ЕДВ алу хокукына ия гражданнарның тулы исемлеге Россия Пенсия фондының рәсми сайтында урнаштырылган. Тулырак сайтның рус телендәге вариантында.

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы  шуны  хәбәр итә:   кече  хуҗалыкларга ярдәм итү  программаларын гамәлгә ашыру  максатларында,  Россиянең менеджмент һәм  агробизнес   инженерлык    академиясе  («РИАМА» ФДБМУ)   17 июньнән 19  июньгә кадәр,   дистанцион белем  бирү технологияләрен  кулланып,   фермерлар, авыл  хуҗалыгы кооперативлары һәм шәхси  ярдәмче хуҗалыклар әгъзалары, район (муниципаль) администрацияләрнең  авыл  хуҗалыгы  бүлекләре, КФХ   ассоциацияләре җитәкчеләре һәм  белгечләре өчен квалификация  күтәрү  программасы  буенча  «Крестьян (фермер) хуҗалыкларын  оештыру: яшь фермерларга  ярдәм итү» темасына  көндезге  укулар  оештыра. 

Лениногорск гимнастлары Яр Чаллыда узган ачык турнирдан призлы урыннар алып кайтты. 

2019 елның 1 июленнән инвалид-балаларны караган өчен түләу арта. Инвалид баланың ата-анасы, яисә опекунына ул 5500 сумнан 10 мең сумга кадәр артачак. Бу турыда тулырак сайтның рус телендәге вариантында. 

Ел саен, 12 июньдә Россия көне билгеләп үтелә. Бу-иң "яшь" дәүләт бәйрәмнәренең берсе һәм ул традицион рәвештә массакүләм күңел ачулар, спорт чаралары һәм концертлар белән билгеләп үтелә.

Шәһәрдәшебез Клавдия Ивановна Карташова  Россия көнендә  95 яшьлеген каршы алды.

"Логос" үзәге белгечләре һәм волонтерлар Россия көнен бәйрәм итүдә катнашты. Алар үтеп баручыларга әлеге бәйрәм турында белешмәлекләр таратты, балалар арасында асфальтта рәсем ясау конкурсы оештырды. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International