20 июньдә республиканың Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына караган ике әйдәүче югары уку йортында - Казан дәүләт аграр университетында һәм Н.Э. Бауман ис. Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясендә кабул итү кампаниясе старт алды.
Хөрмәтле Лениногорск районы һәм шәһәре халкы! Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне белән иң җылы һәм ихлас котлауларны кабул итегез!
Мәгариф йортының утырышлар залында Лениногорск районы Башлыгы Рәгать Хөсәенов рәислегендә агымдагы сораулар буенча Лениногорск эшмәкәрләре белән киңәшмә узды.
Геройлар Аллеясында тантаналы рәвештә «Тыл хезмәтчәннәренең үлемсез полк»мемориалын ачу булды. Ачылу тантанасында Лениногорск районы Башлыгы Рәгать Хөсәенов һәм Лениногорск шәһәре ветераннар советы рәисе Анатолий Кондратьев, ветераннар активы, мактаулы кунаклар һәм шәһәр халкы катнашты.
Лениногорскига Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Альмир Абашев килде. Ул район башлыгы Рәгать Хөсәенов белән берлектә үзәк район хастаханәсе коллективына яңа баш табибны тәкъдим итте.
ТР Гидрометүзәге мәгълүматлары буенча, 2019 елның 6 июле алмашынучан болытлы һава.
Татарстан Республикасында милли проектлар үтәлешен контрольдә тоту буенча эшче төркем утырышы булды.
Петр I нең 350 еллыгын бәйрәм итү кысаларында 2022 елда Лениногорск "Форпост" яшьләр үзәге активистлары читтә калмады һәм "Россия исемнәре: Петр I" акциясе үткәрделәр - узып баручыларга Бөек Петрның тормышы һәм реформалары турында истәлекле буклетлар тараттылар.
4 июль көнне Балалар һәм гаилә уку үзәгендә, 1нче урта мәктәпяны лагере балалары өчен, “Куркынычсыз җәй” дип исемләнгән мәгълүмат сәгате үтте.
Мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен юлларда куркынычсызлык кагыйдәләрен өйрәтү, юл – транспорт һәлакәтләре һәм балалар сәламәтлеге өчен куркыныч булган хәлләр килеп чыгу куркынычын киметү буенча белем бирү процессының методик шартларын булдыру өчен ТР «ЛМР» ИК МО мәктәпкәчә белем бирү оешмалары тәрбиячеләре арасында «Куркынычсызлык белемнәре шкатулкасы» дигән смотр – конкурс үткәрелде.