Геройлар Аллеясында тантаналы рәвештә «Тыл хезмәтчәннәренең үлемсез полк»мемориалын ачу булды. Ачылу тантанасында Лениногорск районы Башлыгы Рәгать Хөсәенов һәм Лениногорск шәһәре ветераннар советы рәисе Анатолий Кондратьев, ветераннар активы, мактаулы кунаклар һәм шәһәр халкы катнашты.
Лениногорск районы Башлыгы Рәгать Хөсәенов катнашучыларга сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать итте, Лениногорск шәһәрендә яшәүчеләрне шундый мөһим вакыйга белән котлады. Ветераннар советына киләчәктә дә Лениногорск районы территориясендә үз проектларын гамәлгә ашыруларын теләде.