Татарстан Республикасында милли проектлар үтәлешен контрольдә тоту буенча эшче төркем утырышы булды.
Лениногорск шәһәре мэриясенең утырышлар залында видеоконференцэлемтә режимында Лениногорск муниципаль районы башлыгы урынбасары Сергей Тимаков катнашты. Шулай ук район Советы һәм Башкарма комитетының урынбасарлары, бүлек җитәкчеләре, республика министрлыклары һәм ведомстволарының территориаль бүлекчәләре җитәкчеләре катнашты.
Лениногорск муниципаль районында 12 милли проектның 8 се тормышка ашырыла. Әлеге проектларны нәтиҗәле гамәлгә ашыру максатларында эшче төркем төзелде, җаваплы куратор билгеләнде, һәр проектка «Лениногорск муниципаль районы» муниципаль берәмлегенең гамәлдәге депутаты беркетелгән.
Эшлекле киңәшмәләр барышында атна саен милли проектлар кысаларында башкарылган эшләрнең барышы турында хисап бирәләр.
Соңгы 4 ел дәвамында Лениногорск муниципаль районы «Торак һәм шәһәр тирәлеге» милли проектында актив катнаша, иҗтимагый киңлекләрне үстерү белән актив шөгыльләнә.