Августта эшләүче пенсионерларның иминият пенсияләренә хисап ясаячаклар

2019 елның 17 июле, чәршәмбе

2019 елның 1 августыннан 2018 елда эшләгән пенсионерларга узган ел эш нәтиҗәләре буенча, ягъни шәхси (персонификацияләнгән) исәпкә алу күрсәткечләре буенча иминият пенсияләрен исәпләү арттырылачак. Гражданнарның эш бирүчеләре тарафыннан кертелгән шәхси счетларына кергән иминият кертемнәре яңадан исәпләү өчен нигез булып тора.

Ел саен иминият пенсияләренең индексациясеннән аермалы буларак, пенсия күләме билгеле бер процентка арта, эшләүче пенсионерның иминият пенсиясен яңадан исәпләү индивидуаль характерга ия һәм 2018 елда эш бирүче тарафыннан аңа кертелгән иминият взнослары күләменә, пенсия балларына күчерелгән иминият взнослары күләменә бәйле. 

   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International