Лениногорск районы башлыгы Рәгать Хөсәенов "эшлекле дүшәмбе" киңәшмәсе үткәрде

2019 елның 22 июле, дүшәмбе

Бүген Лениногорск муниципаль районы Башлыгы, шәһәр мэры Рәгать Хөсәенов предприятие, оешма, республика министрлыклары һәм ведомстволарының территориаль бүлекчәләре, шәһәр һәм район хезмәтләре җитәкчеләре белән атналык гомумшәһәр планеркасында район һәм шәһәр тормышының актуаль мәсьәләләре турында фикер алыштылар.

Җитәкчеләр узган атнадагы хәлләр, планнар һәм оператив хәл итү өчен булган проблемалар турында сөйләделәр.

Татарстан Республикасы Лениногорск муниципаль районында 2019 елның 1 яртыеллыгында гражданлык хәле актларын теркәү эшчәнлеге турында Лениногорск районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлеге җитәкчесе Елена Миңнегалямова сөйләде.

Ахырда Лениногорск районы Башлыгы Рәгать Хөсәенов катнашучыларның игътибарын шәһәр көне һәм Республика көне, шәһәр территориясен чистарту, үләнне чабу, торак секторда көн саен янгын куркынычсызлыгын контрольдә тоту, автоматик янгын белдергечләрен урнаштыру өлешендә эшне көчәйтү, җирле газеталарга язылу, терлекчелек, чәчүлекләрне җыю һәм кышкы ягулык сезонына әзерлек кебек чараларга юнәлтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International