25 июль көнне Лениногорск Мәшгульлек үзәгендә Эксперт советының эшсез гражданнарның бизнес-планнарын бәяләү буенча киңәшмәсе узды. Әлеге бизнес-планнар юридик зат, шәхси эшмәкәр буларак дәүләт теркәве аша узганда бер тапкыр финанс ярдәме алу өчен кирәк.
Чара барышында бизнес-планнар һәм аларга кагылышлы документлар, материаллар каралды. Ул документлар мәшгульлек үзәге тарафыннан Эксперт советына кертелде.
Комиссия өч претендентка уңай бәя бирде, алар бер тапкыр бирелә торган финанс ярдәмен алачак. Финанс ярдәменең күләме - 117 600 сум.
Булачак эшмәкәрләр салым инспекциясендә теркәлү өчен консультация алды, шулай ук алдагы эшчәнлекләре турында сөйләштеләр.