ЯҢАЛЫКЛАР


7
август, 2019 ел
чәршәмбе

5 августта Лениногорскида Ишегалды бәйрәмнәре башланып китте. Кичә, 6 августта, 6 нчы ТОС (баш предприятиесе ООО ЛПБР «Бурение») һәм “Наш дом” тарафыннан оештырылган Ишегалды бәйрәме «Скейт-парк» территориясендә әлеге микрорайонда яшәүче халык өчен үтте.


6
август, 2019 ел
сишәмбе

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы  хәбәр итүенчә, Россия Федерациясе  Авыл  хуҗалыгы  министрлыгы  органик  продукциянең товар  тамгасына  махсус  хокуклар  алды.  Тиешле  таныклык  Роспатент тарафыннан  бирелде. 

"Форпост" үзәге активистлары, Бөек Җиңүнең 75 еллыгына әзерлек кысаларында сугыш һәм хезмәт ветераны Воронович Нина Тарасовнаның өенә барды. 

Хөрмәтле шәһәр халкы һәм кунаклар! 10 августта "Физкультурачы көне" спорт чарасын үткәрү барышында вакытлыча юллар ябыла. Юл Лыжная урамында ябылачак, Тукай урамыннан Земляничнаяга кадәр, сәгать 10нан 22.00 сәгатькә кадәр. 

2020 елгы Бөтенроссия халык санын алуны әзерләү, үткәрүнең календарь планы нигезендә, 2019 елның август-сентябрь айларында махсус сайлап алынган регистраторлар йортларның адресларын актуальләштерү буенча эшләрне үткәрү өчен республиканың шәһәр һәм авыл торак пунктлары территорияләрен йөреп чыгачак. Регистраторлар бары тик территорияне карап чыга һәм өйләргә һәм фатирларга керми.

10 августта Алексеевск шәһәр  тибындагы  поселыгының  Воскресенский   Храмы  мәйданында Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы  ярдәмендә  оештырыла  торган  Бөтенроссия  Бал муллыгы”    фестиваль-ярминкәсе  узачак.    Чараны  “Татарстан умартачылар” төбәк  иҗтимагый  оешмасы,  "ПЧЕЛИЧ" тәэмин итү-сату, эшкәртү  буенча   авыл  хуҗалыгы кулланучылар кооперативы  һәм   Алексеевск муниципаль районы    администрациясе  оештыра.   

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы башлыгы Миләүшә Михеева эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәре белән берлектә Үрнәк авылында урынга чыгып гражданнарны кабул итте.

Россия Президенты Владимир Путин гражданнарга Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрына (ЕГРН) электрон имза белән кул куелган күчемсез милеккә күчү яки аның хокукын туктату турында гариза бирү мөмкинлеге турындагы тамга кертү хокукын бирә торган законга кул куйды. Закон Дәүләт Думасы депутатларының һәм Россия Федерациясе Хөкүмәтенең уртак эше нәтиҗәсендә гражданнарның хокукларын яклауны тәэмин итү максатыннан кабул ителде. Росреестр закон проектына төзәтмәләр өстендә катнашты.

Россия Федерациясе  Авыл  хуҗалыгы  министрлыгы  массакүләм мәгълүмат чаралары, журналистлар  һәм   блогерлар  өчен һәр елда  уздырыла  торган   «Минем җирем - Россия» иҗат  конкурсына  заявкалар кабул итүне дәвам  итә.  2014 елда  гамәлгә куелганнан бирле  илебезнең  барлык  төбәкләреннән  Россия  авылын  популярлаштыруга һәм  аның  актуаль  проблемаларына җәлеп  итүгә  юнәлдерелгән  15 меңнән  артык  мәгълүмати  проектлар  әлеге  конкурс  аша  узды.    Аларның  йөзләгәне  акчалата  премияләргә лаек  булды.  

11 августта 12.30 сәгатьтә "Ихлас" мәчете каршындагы "Мәхәббәт" паркында Корбан гаетенә багышланган бәйрәм концерты узачак. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International