2020 елгы Бөтенроссия халык санын алуны әзерләү, үткәрүнең календарь планы нигезендә, 2019 елның август-сентябрь айларында махсус сайлап алынган регистраторлар йортларның адресларын актуальләштерү буенча эшләрне үткәрү өчен республиканың шәһәр һәм авыл торак пунктлары территорияләрен йөреп чыгачак. Регистраторлар бары тик территорияне карап чыга һәм өйләргә һәм фатирларга керми.
Регистраторларның бурычларына шулай ук адреслы хуҗалыкның торышын (урам исемнәре, йорт номерлары күрсәтелгән күрсәткечләр) тикшерү дә керә.
Татарстан Республикасының Лениногорск муниципаль районында (шәһәр округында) 25 теркәү участогы формалашкан. Эшкә ВПН-2020 не үткәрүгә әзерлекнең башлангыч этабында бик мөһим һәм җаваплы эш башкарырга тиешле регистраторлар җәлеп ителгән.
Шәһәр һәм авыл торак пунктларында йорт адреслары исемлеген актуальләштерү һәм 2020 елгы Бөтенроссия халык санын алуны үткәрү планнарын төзү-бу ВПН-2020 үткәргәндә халык санын исәпкә алуның тулылыгын һәм сыйфатын тәэмин итү өчен кирәкле әзерлек эшләре. Йорт адреслары исемлеге барлык торак пунктларда да актуальләштерелә, актуальләштерү нәтиҗәләре буенча барлык төгәллекләр халык саны турындагы мәгълүматлар базасына кертеләчәк. Исемлекләрне актуальләштерү барышында алынган мәгълүмат 2020 елда халык санын алуны үткәрү планын эшләү өчен нигез булып тора.