5 августта Лениногорскида Ишегалды бәйрәмнәре башланып китте. Кичә, 6 августта, 6 нчы ТОС (баш предприятиесе ООО ЛПБР «Бурение») һәм “Наш дом” тарафыннан оештырылган Ишегалды бәйрәме «Скейт-парк» территориясендә әлеге микрорайонда яшәүче халык өчен үтте.
Бәйрәмнең рәсми өлешендә халыкны Лениногорск районы Башлыгы Рәгать Хөсәенов сәламләде, кыскача районның социаль-икътисадый үсеше белән таныштырды, һәркемгә дә яхшы кәеф теләде.
Чарада Татарстан Дәүләт Советының бишенче чакырылыш депутаты, алтынчы чакырылышында депутатлыкка кандидат Ринат Шәфигуллин катнашты. Ул ишегалды бәйрәменең халыкны берләштерүен билгеләп үтте һәм “Безнең ишегалды” партия проекты турында сөйләде.
Бәйрәмдә ТОС эшендә ярдәм итүче һәм микрорайон тормышында актив катнашучы активистлар билгеләп үтелде.
“Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” акциясе кысаларында быел беренче сыйныфка укырга баручы балаларга мәктәп кирәк-яраклары әзерләнгән иде. Аларны шәһәр Башлыгы урынбасары Гөлфирә Рафикова тапшырды.
Концерт әзерләнгән иде, алып баручы төрле конкурслар, викториналар үткәрде.
Бәйрәмдә шулай ук шәһәрнең төрле хезмәт җитәкчеләре, вәкилләре катнашты. Халыктан килгән мөрәҗәгатьләрне теркәү оештырылган иде.
Ишегалды бәйрәмнәре дәвам итә: 7 августта Толстой урамындагы балалар паркында, 8 августта Лермонтов урамы, 17нче йорт ишегалдында узачак. 17 сәгать 30 минутта башлана. Барыгызны да бәйрәмдә көтеп калабыз!