ЯҢАЛЫКЛАР


19
август, 2019 ел
дүшәмбе

2019 елның 20 августында Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратында (Казан шәһ., Карл Маркс ур., 61 йорт) Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил һәм Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры тарафыннан гражданнарны бердәм тематик кабул итү булачак.

21 августта 8 сәгать 30 минутта мэриянең актлар залында район һәм шәһәр Советы депутатларының берләштерелгән сессиясе узачак.

Атналык планеркада шәһәр һәм район тормышындагы актуаль мәсьәләләр каралды. Аны район Башлыгы, шәһәр мэры Рәгать Хөсәенов шәһәр һәм район предприятиеләре һәм оешмалары җитәкчеләре катнашында үткәрде.  

18 августта "Юбилейный" паркында Шәһәр көненә багышлап, Яшьләр идарәсе, спорт һәм туризм идарәсе ярдәме белән буяу һәм күбек фестивале үтте. 

Кичә, 18 августта Лениногорс шәһәренең 64 еллыгы уңаеннан концерт узды.

18 августта Шәһәр көнен билгеләп үттек. Ул көнне "Логос" үзәге белгечләре һәм волонтерлары шәһәрнең тарихы, аның истәлекле урыннары турында белешмәлекләр тараттылар. 

17 августта Үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре "Шәһәрнең мәдәни мохите"ндә катнашып "Балерина" фонтаны янында  балалар өчен  танып белү чарасы үткәрде. 


18
август, 2019 ел
якшәмбе

Барыгызны да чын күңелдән шәһәребезнең туган көне белән котлыйм. Аңа 64 яшь. Әлеге бәйрәм шәһәрдә яшәүчеләрне генә түгел,  читтә булып, Лениногорскины үз Ватаны дип санаучыларны да берләштерә. Әлбәттә, шәһәргә нигез салуда, аны төзүдә катнашкан ветераннарга, олы буын вәкилләренә рәхмәт әйтәм.


17
август, 2019 ел
шимбә

ТР Гидрометүзәк мәгълүматлары буенча, 18 аугустта урыны белән кыска вакытлы яңгыр, яшен көтелә. 


16
август, 2019 ел
җомга

ТР Гидрометүзәк мәгълүматлары буенча, 17 августта республика территориясендә вакытлыча җил көчәячәк, яңгыр булуы мөмкин.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International