Барыгызны да чын күңелдән шәһәребезнең туган көне белән котлыйм. Аңа 64 яшь. Әлеге бәйрәм шәһәрдә яшәүчеләрне генә түгел, читтә булып, Лениногорскины үз Ватаны дип санаучыларны да берләштерә. Әлбәттә, шәһәргә нигез салуда, аны төзүдә катнашкан ветераннарга, олы буын вәкилләренә рәхмәт әйтәм.
Еллар уза барган саен, шәһәр тагын да ямьләнә, матурая, төзекләнә бара. Без бүген яңа йортлар калкып чыгуына шатланабыз. Төрле яклап төзекләндерү эшләре бара, мәктәпләр, балалар бакчалары ремонтлана, юллар ясала. Торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә модернизацияләү бара. Спорт өлкәсендә уңышларыбыз арта. Авыл хуҗалыгы тармагы да уңай гына эшли, фермер хуҗалыклары барлыкка килә. Болар барысы да – безнең сезнең белән уртак эшләнгән эшләребез нәтиҗәсе. Туган ягыгызга хөрмәтегез өчен сезгә рәхмәтлемен.
Кадерле лениногорскилылар, сезгә шушы якты бәйрәм көнендә нык исәнлек, күңел күтәренкелеге, яңа хезмәт казанышлары, иминлек, иртәгәсе көнгә ышаныч телим.