Атналык планеркада шәһәр һәм район тормышындагы актуаль мәсьәләләр каралды. Аны район Башлыгы, шәһәр мэры Рәгать Хөсәенов шәһәр һәм район предприятиеләре һәм оешмалары җитәкчеләре катнашында үткәрде.
“Эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсенең эше Лениногорск эчке эшләр бүлеге начальнигы Айбулат Юнысовның район территориясендәге оператив хәл турында мәгълүматыннан башланды.Шуннан соң җитәкчеләр үткән атнадагы хәлләр һәм планнар турында сөйләделәр.
Лениногорск районы халкының 2019 елның 6 ае эчендә сәламәтлеге күрсәткечләре һәм диспансеризация турында үзәк район хастаханәсенең баш табибы Роман Кобзарев чыгыш ясады.
2019 елда бала туу үткән елның шушы чоры белән чагыштырганда, 84 процент, үлүчеләр саны 16 процентка диярлек кимегән. Бу халыкның табигый кимүен элекке дәрәҗәдә сакларга ярдәм итә. Диспансеризация планы быел 13198 кеше, аны җиде ай эчендә 8421 кеше үткән.
Лениногорск районы Башлыгы Рәгать Хөсәенов җитәкчеләрнең игътибарын урып-җыю эшенә, Республика, Шәһәр көненә багышланган бәйрәм чараларын үткәрүгә, “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” акциясен үткәрү, ягулык сезонына әзерлек мәсьәләләренә юнәлтте.