30 августта Республика һәм Шәһәр көнен билгеләп үтәчәкбез. "Форпост" үзәге активистлары "Сез шәһәрне беләсезме" дигән темага сораштыру үткәрделәр.
Татарстан Республикасы Халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы ел саен уздырыла торган «Югары социаль нәтиҗәлелекнең Россия оешмасы» Бөтенроссия конкурсының республика этабын үткәрә. Конкурсның төп бурычы – социаль бурычларны хәл итүдә югары нәтиҗәлелеккә ирешүче оешмаларны табу, аларның тәҗирбәсен өйрәнү һәм тарату, оешмаларда социаль партнерлык рәвешләрен үстерү.
ТР Гидрометүзәк мәгълүматлары буенча, 30 августта аязучан болытлы көн булачак, урыны белән яңгыр яварга мөмкин.
29 августта ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Лениногорск районындагы «Исток-Башлангыч" үзәге социаль педагоглары Наталья Ташлинцева һәм Оксана Лямова тарафыннан "Хәерле юлга, Белем корабы!" Белем көненә багышланган чара үткәрелде.
28 августта Лениногорск районында сайлау участоклары эшли башлады. Сайлау көнендә татарстанлылар өчен 2762 участок эшлиячәк. Лениногорск районында - 57, аларның икесе гражданнарның вакытлыча булу урынында, шәһәрдә - 24, районда - 33.
Хезмәт законнарын бозу турында гражданнар «Халык контроле” дәүләт мәгълүмати системасына хәбәр итә ала. Мөрәҗәгатьләрнең категориясе: хезмәт хакын түләгәндә закон бозу, хезмәт мөнәсәбәтләрен рәсмиләштермәү.
ЮХИДИ тест режимында яңа интерактив сервис эшләтеп җибәрде. анда фото һәм кино төшерү функөияләре булган барлык махсус чаралар турында мәгълүмат тупланган.
«Тернәкләндерү һәм карау мәктәбе» технологиясе кысаларында Лениногорскның «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидларның туганнарын укыту буенча чара узды. Чара кысаларында шикәр диабеты турында сөйләштеләр.
Лениногорск шәһәр прокуратурасы элек хөкем ителгән 35 яшьлек иргә карата РФ Җинаять Кодексының 157статьясы 1нче өлеше буенча (балалары өчен средстволар түләмәү, әгәр ул бер тапкыр гына эшләнмәгән булса) дәүләт гаепләвен хуплады.
Социаль хезмәт алучылар өчен татар ашларына багышланган чаралар циклын “Исток-Башлангыч” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе социаль хезмәткәрләре уздырды.