Лениногорскида Тернәкләндерү мәктәбе үз эшен дәвам итә

2019 елның 29 августы, пәнҗешәмбе

«Тернәкләндерү һәм карау мәктәбе» технологиясе кысаларында Лениногорскның «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидларның туганнарын укыту буенча чара узды. Чара кысаларында шикәр диабеты турында сөйләштеләр.

Дәресне өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе шәфкать туташы Надежда Әһлиуллина үткәрде. Алты кеше, шул исәптән шикәр диабеты белән авыручы өч кеше, белем алды.

Белем бирүнең мөһимлеге халык арасында авырулар санының артуына бәйле. Шикәр диабеты турында белемнәр авыру кешеләрнең тормыш дәрәҗәсен яхшырту, авыр өзлегүләр үсешенең куркынычын киметү өчен кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International