28 августта Лениногорск районында сайлау участоклары эшли башлады. Сайлау көнендә татарстанлылар өчен 2762 участок эшлиячәк. Лениногорск районында - 57, аларның икесе гражданнарның вакытлыча булу урынында, шәһәрдә - 24, районда - 33.
Лениногорск районы 36нчы Лениногорск бермандатлы округына карый. Татарстан Дәүләт Советына Лениногорск бермандатлы округы буенча 5 кандидат теркәлгән: «Единая Россия» партиясеннән - 1, «КПРФ» - 1, «ЛДПР» - 1, «Справедливая Россия» - 1 һәм берәү үз-үзен тәкъдим иткән.
Татарстанда 8 сентябрьдә Дәүләт Советына сайлаулардан тыш, җирле үзидарә вәкиллекле органнарына да өстәмә сайлаулар узачак. Лениногорск районында алар 6 участокта җиде округ буенча узачак.
Безнең районда 47 меңнән артыграк шәһәрле һәм 16 мең авылда яшәүче сайлаучы үз тавышын бирәчәк. Беренче тапкыр сайлаучыларга бүләкләр тапшырылачак.
Әгәр үз сайлау участогыгызда тавыш бирә алмыйсыз икән, 4 сентябрьгә кадәр республикадагы теләсә кайсы участок сайлау комиссиясенә яисә күпфункцияле үзәккә гариза язарга һәм сайлау өчен уңайлы сайлау участогын күрсәтергә кирәк. Моны дәүләт хезмәтләре порталы аша онлайн да эшләп була.
Участокны 4 сентябрьдән соң да алыштырып була, моның өчен участок сайлау комиссиясенә махсус гариза язарга кирәк. Соңгы вакыт - 7 сентябрь 14.00 сәгатькә кадәр.
Сайлау участогына сайлау көнендә авыру, инвалидлык, олы яшьтә булу сәбәпле килә алмаучыларга өйдә тавыш бирергә була, моның өчен алдан сайлау участогына шалтыратырга кирәк.
Татарстан Дәүләт Советына алтынчы чакырылыш депутатлар сайлау 8 сентябрьдә 7.00 - 20.00 сәгатьтә узачак.